TurkLang  
Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча халыкара фәнни конференция"TurkLang"

Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2023” исемле XI-нчы халыкара фәнни конференция

2023 елның 22-22 октябрендә Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2023” исемле XI-нче халыкара фәнни конференция Үзбәкстан республикасындагы Бохара дәүләт университеты (https://buxdu.uz/ru/) нигезендә үтте.

Конференциянең эш юнәлешләре:

  1. Төрки телләрнең Формаль модельләре һәм алар белән эшләүче программа сервислары
  2. Компьютер системаларын төрки телләргә локализацияләү һәм терминология
  3. Төрки телләрнең электрон корпуслары
  4. Текстларны морфологик һәм синтаксик яктан эшкәртүче системалар
  5. Текстларны семантика ягыннан эшкәртүче технологияләр
  6. Автоматик тәрҗемә системалары һәм технологияләре
  7. Сөйләмне эшкәртү технологияләре
  8. Төрки һәм чит телләргә өйрәтүче интеллектуаль системалар
  9. Төрки телләрнең лингвистик онтологияләре һәм белем графлары
  10. Яңа интеллектуаль технологияләрне һәм белемне эшкәртү системаларын булдырудаа төрки телләрне нигез итеп куллану

Конференция программасында пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, программаларны күрсәтү булды.

Рецензияләү нәтиҗәсендә кабул ителгән барлык мәкаләләр конференция җыентыгында һәм pdf форматында конференция сайтында http://www.turklang.net урнаштырылачак. Соңрак мәкаләләр җыентыгы РИНЦ-та индексацияләнәчәк.

Мәкаләләргә карата булган таләпләр белән конференция сайтында танышырга мөмкин.

Конференциянең эш телләре

Конференциянең эш телләре: инглиз, рус, үзбәк.
Презентацияләр инглиз телендә булырга тиеш.

Төп даталары:

Тулы текстларны җибәрү 1 октябрьгә кадәр
Рецензия нәтиҗәләрен җибәрү 10 октябрь
Конференциянең программасы әзер булу 15 октябрь
Конференциянең эш көннәре 20– 22 октябрь