TurkLang  
Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча халыкара фәнни конференция"TurkLang"

Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча

“TurkLang 2017” исемле V-нче халыкара фәнни конференция

КАРАРЫ

(Казан шәһәре, 18-21 октябрь 2017 ел)

 

TurkLang’2017 конференциясенең югары фәнни һәм гамәли дәрәҗәсен исәпкә алып, катнашучылар төрки телләрне компьютерда эшкәртү өлкәсендәге фәнни эзләнүләрне һәм гамәли эшчәнлекне берләштерү юнәлешендә уңай тенденцияләрне билгеләп үтә. Бу төрки телләр һәм мәдәниятләр саклануы һәм үсешенең мөһим факторы булып тора. Традицияләрне дәвам итеп һәм узган биш ел эчендә тупланган тәҗрибәгә таянып, оештыручылар һәм катнашучылар алга таба да конференцияне үзара килешеп башкарыла торган лингвистик эзләнүләр мохитенә, төрки телләрне эшкәртүнең нәтиҗәле системаларын һәм технологияләрен, лингвистик ресурсларын барлыкка китерүгә ярдәм итү мохитенә әйләндерү эшен дәвам итәчәк.

Тәкъдимнәр:
1. TurkLang веб-сайтын конференция тематикасына караган мәгълүмат уртаклашу үзәге итеп куллану. Шул максаттан, махсус конференцияләр, төрки телләр өчен эшләнмәләр һәм коммерциячел нигездә кулланып була торган продуктлар турындагы мәгълүматны саклап, сайт структурасын киңәйтү сорала.
2. TurkLang конференциясе исеменнән уртак үзәктә төрки телләр өчен мәгълүмати ресурслар (мәгълүмат базалары, терминологик, аңлатмалы сүзлекләр, тезауруслар), төрки телләр өчен программалау чаралары (морфологик, синтаксик анализаторлар һәм башка утилиталар) урнаштыру. Коммерциячел нигездә кулланып була торган продуктлар турында мәгълүмат бирүне тәэмин итү.
3. TurkLang конференцияләрен төрки телләрне компьютерда эшкәртү өлкәсендә уртак проектлар турында фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр урыны итү.
4. Төрки телләрнең электрон корпусларында тамгалау системаларын унификацияләү эшен дәвам иттерү. Тамгалау системаларын берләшеп унификацияләү өчен инструментарий буларак төрки морфема моделенә нигезләнгән күп телле интернет-сервисны куллану. Күпфункцияле интернет-сервис белән эшләү ярдәмлеген булдыру.