TurkLang  
Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча халыкара фәнни конференция"TurkLang"

TurkLang турында

Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2017” исемле 5-нче халыкара фәнни конференция Казан (Татарстан, Россия) шәһәрендә үтәчәк.

Конференциянең эш юнәлешләре:

  • Төрки телләрнең формаль модельләре
  • Компьютер системаларын төрки телләргә локализацияләү һәм терминология
  • Төрки телләрнең электрон корпуслары
  • Текстларны эшкәртү өчен морфологик һәм синтаксик технологияләр
  • Сөйләмне анализлау һәм синтезлау системалары
  • Текстларны эшкәртү өчен семантик системалар
  • Автоматик тәрҗемә системалары
  • Төрки телләргә өйрәтүче интеллектуаль системалар һәм технологияләр
  • Төрки телләрнең лингвистик онтологияләре

Конференция барышында пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр һәм компьютер программаларын күрсәтү каралган.

Конференция кысаларында төрки телләр өчен уртак грамматик тамгалау (аннотацияләү) системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы UniTurk семинары узачак.

Рецензия нәтиҗәләре буенча кабул ителгән барлык мәкаләләр дә «Гамәли семиотика» институтының сайтында һәм конференция материаллары җыентыгында басылып чыгачак.

Иң яхшы сайланма мәкаләләрне рецензияле журналда нәшер итү каралган.

Конферециянең эш телләре

Конференциянең эш телләре булып инглиз, рус һәм татар телләре билгеләнә.

Төп даталар:

  • Мәкаләнең аннотациясен җибәрү: 1 июльгә кадәр.
  • Тулы текстларны җибәрү: 10 сентябрьгә кадәр.
  • Рецензия нәтиҗәләрен җибәрү: 20 сентябрь.
  • Конференциянең программасы әзер булу: 10 октябрь.
  • Конференциянең эш көннәре: 18 – 21 октябрь.

Конференциянең тарихы:

  • TurkLang 2013 – Астана, Казахстан, 3.10.13-4.10.13
    (http://www.e-zerde.kz/zerde/index.php/ru/struktura-4/struktura-6)
  • TurkLang 2014 – Истанбул, Төркия, 6.11.14-7.11.14
    (http://www.turklang.itu.edu.tr/)
  • “TurkLang 2015” – Казан, Татарстан, 17.09.15-19.09.15
    (http://www.turklang.antat.ru)
  • “TurkLang 2016” – Бишкек, Кыргызстан, 24.08.16-26.08.16
    (http://www.turklang.kz)