TurkLang  
Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча халыкара фәнни конференция"TurkLang"

UniTurk турында мәгълүмат

Конференция кысаларында традицион UniTurk семинары үткәреләчәк.

Моннан алдагы Uniturk семинарларында (Казан, 2014; Истанбул, 2014; Казан, 2015; Бишкек, 2016) корпусларда һәм текстны автоматик эшкәртүнең башка системаларында куллану өчен төрки телләрдәге текстларны бердәй рәвештә морфологик тамгалау мәсьәләләре тикшерелгән иде. Мондый уртак система халыкара публикацияләрдә универсаль тамгалау чарасы да булырга мөмкин.

2014 елның февралендә Казанда морфологик тамгалау системасының башлангыч варианты кабул ителде һәм аерым мәсьәләләр буенча фикер алышу башланды. Әлеге кабул ителгән вариант төрки сүз формаларының морфемик структурасына нигезләнә һәм аңа аерым төрки телләрнең үзенчәлекләрен максималь дәрәҗәдә тулы чагылдыру максаты куела. Чираттагы Uniturk семинарына түбәндәге сораулар тәкъдим ителә:

1. Грамматик (морфологик һәм сүз ясалышы) һәм семантик тамгалау. Семантик һәм грамматик тэгларны аеру (сан төркемчәләре, фигыль юнәлешләре һ.б.). Полифункциональ аффиксларны чагылдыру.
2. Тамгалауның тулылыгы һәм тәфсиллелеге мәсьәләсе.
3. Аерым категорияләрнең төрле телләрдә синтетик һәм аналитик белдерелүе проблемасы (мәсәлән, “инструменталь килеш”, сорауны, модальлекне белдерүче формалар һ.б.).
4. Фигыль аффиксларын тамгалау: чагыштырма таблицалар әзерләү мәсьәләсе.

Тамгалау системасын унификацияләү буенча тәкъдимнәрегезне көтәбез, алар семинар сайтында урнаштырылачак.

Семинарның веб-битендә сез булган тамгалау системалары һәм шул темага багышланган публикацияләр белән таныша аласыз.